Татарстанда сайлаулар: 36 iPhone, бушлай транспорт һәм Россия йолдызлары чыгышы
Татарстанлылар "Мой Татарстан" челленджында катнаша ала. Төп приз 12 нче буын iPhone булачак.
Татарстанлылар "Мой Татарстан" челленджында катнаша ала. Төп приз iPhone 12 булачак. Оештыручылар сүзләренчә, марафон "Халык Татарстан" проекты кысаларында уза. Төп шарт - сайлау участогында селфи ясау һәм аны социаль челтәрләргә #МойТатарстан хэштегы белән бастыру. Катнашучының профиле ачык булырга тиеш.
19 сентябрьдә иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр һәр сәгать саен призлар уйнатылачак. Алар "ВКонтакте" дагы "Халык Татарстан" төркемендә туры эфирда барачак. Туры эфирда шулай ук сюрпризлар да вәгъдә итәләр: татар эстрадасы йолдызлары чыгышы көтелә. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Лэйна, Рафис Кәлимуллин, Венера Ганиева һәм Илнар Миранов бар.
Сайлауларда катнашкан барлык казанлылар «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» дигән махсус беләзек алачак. Ул шәһәр халкына бушлай юл йөрү хокукы бирәчәк һәм тавыш бирү көннәрендә планлаштырылган барлык чараларга керү билеты булып хезмәт итәчәк.
Иң зур бәйрәм гадәттәгечә «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта узачак. Бу зонага махсус беләзек ияләре генә үтә ала. 19-нчы сентябрь көнне 14:00 сәгатьтән 22:00 сәгатьткә кадәр яшьләр, спорт зоналары, «Жизнелюб» һәм «Әдәби ишегалды» мәйданчыклары өчен тематик мәйданчыклар эшләячәк. «Программаның кульминациясе Татарстан һәм Россия йолдызлары чыгышы белән концерт булачак. Сәхнәгә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Uma2rman, Филатов һәм Karas, Мот һәм Олег Газманов чыгачак, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев