Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре кайчан узачак?

Педагог һәм остаз елында чыгарылыш кампаниясе онлайн-эфирдан башланачак. 20 майда туры эфирга Россиянең барлык мәктәпләре кушыла алачак.

Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар, нигездә, 22 һәм 23 майда яңгыраячак, ә чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң уздыру киңәш ителә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Педагог һәм остаз елында чыгарылыш кампаниясе онлайн-эфирдан башланачак. 20 майда туры эфирга Россиянең барлык мәктәпләре кушыла алачак.

Моннан тыш, Россия Мәгърифәт министрлыгы  "Вконтакте" төркемендә “Җиңүләр марафоны: рәхмәт укытучы!” дип исемләнгән киң колачлы акция уздыра. Аның барышында бер ай дәвамында укытучылар һәм ата-аналар мәктәп еллары турында, үзләренең укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар урнаштыра алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев