Татарстанда стрессны җиңү буенча кайнар линия эшләячәк
8 нче апрельдә Татарстан Иҗтимагый палатасында «Көндәлек тормышта стрессны ничек җиңәргә» дигән кайнар линия эшләячәк. Республика халкы борчуны җиңеп чыгу, психик һәм физик сәламәтлекне саклау ысуллары турында сораулар бирә алачак.
8 нче апрельдә Татарстан Иҗтимагый палатасында «Көндәлек тормышта стрессны ничек җиңәргә» дигән кайнар линия эшләячәк. Республика халкы борчуны җиңеп чыгу, психик һәм физик сәламәтлекне саклау ысуллары турында сораулар бирә алачак. Теләүчеләргә рухи төшенкелек, борчылган вакытта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Сорауларга ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология комиссиясе вәкиле, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-психиатры, академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психотерапевты, Балалар республика клиник хастаханәсе психологы җавап бирәчәк.
Шалтыратулар 16:00 дән 18:00 гә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителәчәк. Моннан тыш, 8 нче апрельгә кадәр сорауларны ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсенә юлларга мөмкин.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев