Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда студентлар өчен транспортта йөрү бәясен киметергә ниятлиләр

Татарстанда студентларга җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30% ка киметергә телиләр. Ай саен республика студентлары җәмәгать транспортында 43 тапкыр йөрүгә мохтаҗ.

Татарстанда студентларга җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30% ка киметергә телиләр. Бу хакта республиканың Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов "Татарстан-онлайн" программасы эфирында белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада студентларга ярдәм итү өчен «Транспорт гранты» бар, аны финанслау күләме 60 млн.сум тәшкил итә. «Ул ике ел элек ике тапкырга арттырылды. Шул ук вакытта без мәсьәләне тулысынча хәл итмәвен аңлыйбыз. Ул бары тик уку алдынгыларына, актив балаларга һәм ярдәмгә мохтаҗларга гына каралган», — диде ведомство башлыгы.

Хәзерге вакытта министрлык студентларга ярдәм итү мөмкинлекләрен киңәйтү өстендә эшли. Аерым алганда, коммерция структуралары белән партнерлык вариантлары, шулай ук аерым студентлар кешбэкы варианты карала. 

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мәгълүматларына караганда, ай саен республика студентлары җәмәгать транспортында 43 тапкыр йөрүгә мохтаҗ. «Бүген студентлар транспортта 31 сум түли. Без хәзер аны 21 сумга кадәр киметергә уйлыйбыз. Бюджет һәм бюджеттан тыш финанслауның төрле вариантлары карала", - диде Сөләйманов.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев