Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда талпан котыра, сак булыгыз!

Быел Татарстанда 823 кешене талпан тешләгән.

Быел яз җылы булганга талпаннар да иртә уянган. Апрель башыннан бирле медицина учрежденияләренә кимендә 823 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге сан узганың  елларның бу чорыннан 5 тапкырга күбрәк.

Ялларда саклык чараларын кулланырга, озын кунычлы ябык аяк киеме, репеллентлар сиптерергә онытмагыз. 

Талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, аны лаборатор тикшеренүгә алып бару зарур.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк. Тешләгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләү, шуннан соң кулларны сабынлап яхшылап юу сорала. Чыгарылган талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) китерергә кирәк дип хәбәр итә kzn.ru сайты.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев