ТАТАРСТАНДА ТАЛПАННАР КОТЫРА!
Талпан тешләүләр, Кайбыч районыннан тыш, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән.
Татарстанда 2021 елда талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап 4 260 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу күрсәткеч үткән ел белән чагыштырганда 10% ка түбәнрәк, дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте.
Талпан тешләүләр, Кайбыч районыннан тыш, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Казанда (1 091 очрак), Яр Чаллыда (821) һәм Түбән Кама районында (419) теркәлгән.
Нигездә, татарстанлылар дача участокларында талпаннарны "эләктерә" - бу хакта ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 43% ы сөйли. Шулай ук бөҗәкләр урман массивларында, болын зоналарында һәм шәхси хуҗалыкларда да актив булган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев