Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда татар телендәге элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә

Конкурска исемнәрдәге һәм язулардагы хаталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә.

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда һәм табличкалардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә. 16 нчы майга булган мәгълүматларга караганда, республика халкы 106 гариза җибәргән, шуларның 19 ы – казанлылардан.

Конкурс 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Гариза бирү өчен «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. 

Конкурска исемнәрдәге һәм язулардагы хаталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап алачак. Аларны дүртенче кварталда дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев