Татарстанда татар телендәге элмә такталарда иң күп хата табучыга айфон
Татарстанда татар телендәге элмә такталарда иң күп хатаны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны тапкан ун активистка айфон һәм смартфон биреләчәк.
Татар телендәге элмә такталар эчтәлегендә төгәллек булдыру буенча бәйге уңаеннан матбугат очрашуы узды. Конкурс татар телен саклау һәм таныту, халыкның игътибарын элмә һәм мәгълүмати такта, топографик тамга, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның игълан такталарындагы хаталарга җәлеп итү максатында уздырыла.
«Халык контроле» эшли башлаганнан көннән алып хәзергә кадәр «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясендә биш меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Шуларның 60 проценты инде хәл ителгән.
«Бәйге икенче тапкыр уздырыла. Узган ел без ун җиңүчегә өч айфон һәм җиде смартфон, рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләмен бүләк иткән идек. Бүләкләү тантанасы елның дүртенче кварталына планлаштырыла. Бәйге 1 мартта башланды. 1613 мөрәҗәгать инде килеп иреште», - диде Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
«Халык контроле»нә килгән иң еш мөрәҗәгатьләрнең географиясе Казан, Чистай, Чаллы, Яшел Үзән, Питрәч, Бөгелмә, Лаеш, Алексеевск, Тукай, Әлмәт, Биектау, Югары Ослан һәм Зәй районнары.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин фикеренчә, туган телгә тәрҗемә ителмәгән язуларның, элмә такталардагы хаталар мәсьәләсе башка милли республикаларда да күтәрелергә тиеш.
«Барлык милли республикалар бер юнәлештә эшләсә, федераль органнарга карата аерым мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрне дә файдалана алыр идек. Әйтик, телләр законы һ.б. Тормыш күпкә катлаулырак, гасырлар дәвамында аерым дәүләт формалашу, алфавитлар алыштыру - болар барысы да географик атамаларда, язма мәгълүматны формалаштырганда авырлыклар китереп чыгара», - диде Ким Миңнуллин.
Ким Миңнуллин элмә такталардагы хаталарны алга таба булдырмау өчен система булырга тиешлеген әйтте.
Ким Миңнуллин алга таба яңа торак пунктларына исем биргәндә, урам исемнәрен документлаштырганда хаталар җибәрмәскә кирәклеген искәртте. «Вак-төяк язуларны тикшерүне сорап безгә мөрәҗәгать итәләр. Бу мәсьәләне без генә хәл итәбез икән, моның камилләшүе булмаячак. Бу хаталар көннән-көн кабатланып тора, меңләп элмә такта искерә, оешмаларның яңалары барлыкка килә тора, бу бертуктаусыз процесс», - ди ул.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев