Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сум тәшкил итә
Татарстанда уртача хезмәт хакы 2022 елның гыйнвар-июнь айларында 50 065 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
Татарстанда уртача хезмәт хакы 2022 елның гыйнвар-июнь айларында 50 065 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
«Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били. Статистика мәгълүматлары буенча, 2022 елның гыйнвар — июнь айларында уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил иткән һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17,5 процентка арткан», — диде Нигъмәтуллин.
Шул ук вакытта Татарстанда реаль хезмәт хакы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5% ка арткан, дип билгеләп үтте Нигъмәтуллин.
Республикада җан башына яшәү минимумы — 9,6 мең сум, эшкә яраклы халык өчен — 10 231 сум, пенсионерлар өчен — 7 718 сум, балаларныкы -9 125 сум тәшкил итә. 2021 ел йомгаклары буенча ярлылык дәрәҗәсе 6,2% тәшкил итте, бу гомумроссия күрсәткече 11% тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча республика төбәкләр арасында бишенче урында тора.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев