Татарстанда үсмерләргә 16 яшьтән рәсми рәвештә эшләргә рөхсәт бирергә тәкъдим итәләр
Шулай ук яшь белгечләр республика предприятиеләрендә эшчеләр кытлыгын тулыландырсын өчен, махсус урта уку йортларын тәмамланганнан соң мәҗбүри эшне кире кайтару турында сүзләр йөри
Хезмәт кадрлары кытлыгы проблемасын хәл итү максатыннан укучыларга 16 яшьтән эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, дип белдерде «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин. Шулай ук ул, яшь белгечләр республика предприятиеләрендә эшчеләр кытлыгын тулыландырсын өчен, махсус урта уку йортларын тәмамланганнан соң мәҗбүри эшне кире кайтарырга чакырды.
«Законнарны үзгәртергә, яшүсмерләргә 16 яшьтән эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, чөнки күпләр, көллияткә кергәч, 1 курста ук эшкә барырга әзер, әмма РФ Хезмәт кодексы буенча тулысынча эшләргә хокуклары юк. Уку йортларын тәмамлагач, мәҗбүри эшне кире кайтарырга кирәк. Кеше көллиятне тәмамлаганнан соң ирекле, ул югары уку йортына бара ала, каядыр китә ала, ә белгечлеге буенча да эшли алыр иде бит», – диде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюда.
2022 елда Татарстанда 30 яшькә кадәрге эшче белгечләр саны 9 процентка диярлек кимегән. Гобәйдуллин фикеренчә, моңа демографик хәл дә йогынты ясаган.
Проблеманы хәл итү өчен ул эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча системалы эш алып барырга чакырды. «Ата- аналар балаларга һөнәр сайларга, хезмәт базарын анализларга булышырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев