Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНДА ЯҢА МӘЧЕТ АЧЫЛА

8 июльдә, җомга көнне Питрәч районының Богородское авылында "Сәфәр"мәчете ачыла. Тантаналы чара 18: 00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

8 июльдә, җомга көнне Питрәч районының Богородское авылында "Сәфәр"мәчете ачыла. Тантаналы чара 18: 00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Мәчет ачылышында балалар өчен төрле викториналар һәм конкурслар да оештырылачак.

Ачылышның рәсми өлешендә дин әһелләре, мәртәбәле кунаклар, Питрәч районы башлыгы, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, район мөхтәсибе урынбасары, ТР Диния нәзарәте вәкилләре, "Хан йорты" төзелеш компаниясе җитәкчесе һәм башка меценатлар булачак. 

Төрле чыгышлардан соң барысы да бәйрәм табыны янына җыелачак, ул бер үк вакытта Гарәфә көнендә ураза уңаеннан ифтар да булып тора. Гарәфә көнендә Мәккәгә хаҗ кылучы мөселманнар ирекле ураза тота.  

Аллаһ йорты төзелеше - күп кешеләрнең, бигрәк тә бу катлаулы чорларда зур хезмәте. Мәчет ачылган вакытта эшчеләр алдында бурыч кала, 500 мең сумга якын материаллар һәм якын-тирә территорияне төзекләндерү өчен финанслар кирәк. Мәчет имамы Нуршат хәзрәт битараф булмаган кешеләргә бу игелекле эштә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Тәхкыйк сәвабның әҗере кеше өчен һич бетми торган, мәңгелектер. Изге гамәлне хуплагыз, мәчет төзелешенә үз өлешегезне кертегез!

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев