Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда яңгыр, томан һәм температураның +19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.

14 апрельдә Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, аеруча көньякта, шулай ук Казанда яңгыр явачак (төнлә һәм республиканың башкаласында бераз явым-төшемнәр).

Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, талгын. Кайбер урыннарда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанда һава температурасы төнлә 0..+5 (Казанда +1..+3), көндез +8..+13, республиканың көньяк-көнчыгышында +14..+19 градус (башкалабызда +9..+11) тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев