Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә -17 градуска кадәр суытачак

Татарстанда ял көннәрендә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Иртәгәдән башлап һава торышы бозыла һәм республикада янә кар явачак, буран һәм көчле җил чыгачак.

Татарстанда ял көннәрендә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Иртәгәдән башлап һава торышы бозыла һәм республикада янә кар явачак, буран һәм көчле җил чыгачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк кисәткәнчә, 18 ноябрьдә республикада буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме начарая һәм юлларда кар көртләре барлыкка килә. Һава температурасы төнлә 0..-8, көндез 0..-5 градус тәшкил итә. Шимбә көнне дә шундый ук һава торышы көтелә.

20 ноябрьдә Татарстан антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем көтелми, һава температурасы төнлә -8..-13, урыны белән -17 градус тәшкил итә. Көндез исә -4..-10 градус була.

«Явым-төшемсез һәм салкын һава торышы киләсе атна башында да сакланачак», - диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев