Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда ялларга кадәр җылы булачак

Көндез температура 7 градуска кадәр күтәрелә, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын салкынайтып җибәрәчәк.

Алдагы берничә көндә Татарстанда һава торышы яхшырачак. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәрелә, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын салкынайтып җибәрәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бүген республикада көндез +6 градус һәм төнлә -14 градус фаразлана.

Чәршәмбе көнне төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы 0..-5 градус күрсәтәчәк, урыны белән -9 градуска кадәр. Көндез +2..+7 градус булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар пәнҗешәмбе, 24 мартта, шундый ук һава торышы вәгъдә итә.

Җомга урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әмма һава торышы җылы булачак. Төнлә һава температурасы -1. -6 градус, ә төнлә 0..+5 градус фаразлана.

Әмма шимбә һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..-13 градус, ә көндез -1…+4 градус булуы көтелә. Моннан тыш, Татарстанның көнбатыш ягында кар һәм көчле җил көтелә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев