Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

Май бәйрәмнәрендә ут чыгу очраклары арта. Узган ел өч очракта коры үләнгә ут кабып, аннары ул бакча йортларына күчте. Шуңа да бу чорда аеруча сак булырга кирәк.

Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда журналистларга Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сөйләде. Ул аңлатканча, махсус режим кертелгәч, чүп, коры үлән һәм учак ягу бөтенләй тыела.

– Май бәйрәмнәрендә ут чыгу очраклары арта. Узган ел өч очракта коры үләнгә ут кабып, аннары ул бакча йортларына күчте. Шуңа да бу чорда аеруча сак булырга кирәк. Әле шушы көннәрдә Мамадыш районының Олыяз авылы җирлегендә лицей янәшәсендә тик торган гаражка ут капты. Биредә дә янгынга каршы таләпләр үтәлмәве ачыкланды, – ди ул. – Язгы чорда ут белән бик сак булырга кирәк. Урманнарга һәм бакчаларга якын урнашкан урыннарда ут ягу тыела. Әмма әгәр сез яшәгән җир, янгын куркынычы тудыра торган торак пунктлары исемлегенә кермәгән икән, махсус таләпләрне үтәп шашлык пешерергә була.

Шашлыкны махсус урында һәм мангалда пешерергә кирәк. Өсте капланмаган учак өйдән яки бакча йортыннан 50 метр, ылыслы агачлардан 100 метр читтә, яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта булырга тиеш. Әгәр мангалын юк икән, бу очракта 0,3 метр тирәнлектә чокыр казырга кирәк. Коткаручылар шашлык пешерәсе урынны коры үләннән һәм агач ботакларыннан, чүп-чардан арындырып куюны сорый.

Максим Трущин сүзләренчә, коткаручылар халыкны кисәтеп йөри башлаган инде. Шимбәдән алар рейдларга чыгачак. Тәртип бозучыларны һавадан да күзәтеп торачаклар. Ярамаган урында шашлык пешерүчеләр, учак ягучылар берсе дә читтә калмаячак.

Янгынга каршы махсус режим кертелгән вакытта штраф күләме дә икеләтә арта. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы гражданнарга 2 мең сумнан алып 4 мең сумга, вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга, эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Әгәр учактан киткән ялкын аркасында урманга ут каба икән, гаепле кешегә җинаять эше ачыла. “Урман үсентеләренә зыян салу яки юкка чыгару” дигән матдәсенә нигезләнеп, аңа 200 меңнән алып 400 меңгә кадәр штраф салырга яки 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев