Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда яшь педагогларның хезмәт хакына өстәмә түләүләр артты

Хәзер өстәмә түләүләр 35 яшькә кадәрге белгечләргә билгеләнәчәк. Моңа кадәр 30 яшькә кадәрге педагоглар гына өстәмә түләүләр ала иде.

Татарстанда яшь педагогларның хезмәт хакына өстәмә түләүне 1111 сумнан 2510 сумга кадәр арттырдылар. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Үзгәрешләр 2023 елның 1 нче гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Моннан тыш, хәзер өстәмә түләүләр 35 яшькә кадәрге белгечләргә билгеләнәчәк. Моңа кадәр 30 яшькә кадәрге педагоглар гына өстәмә түләүләр ала иде.

Искәртеп үтәбез, өстәмә түләүләр яңа гына эшли башлаган педагогларга эшкә урнашканнан соң өч ел дәвамында бирелә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев