Татарстанда җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак
Бүген республикада яшен, яңгыр көтелә, җилнең тизлеге вакыты белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Республиканың Гидрометеорология үзәге.
Бүген республикада яшен, яңгыр көтелә, җилнең тизлеге вакыты белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Республиканың Гидрометеорология үзәге. Гомумән алганда, атна ахырына кадәр Татарстанда уртача җылы һава торышы фаразлана.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңгыр көтелә. 21 сентябрьдә төнлә 4-9 градус, көнчыгышта 13 градус җылы, 22 сентябрь төнендә 7-12 градус җылы булачак. Көндезен +16..+21 градуска кадәр җылыта.
Алдан фаразланганча, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә җылы һәм бераз яңгырлы булачак. Төннәрен термометр баганалары 7-12 градуска хәтле күрсәтәчәк, 23 сентябрьдә көндезен +14..+19, ә 24 сентябрьдә +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев