Татарстанда Yuki matsuri аниме-фестивале узачак
Бәйрәм кунаклары традицион һәм заманча япон мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачак.
Бу көздә ТР Милли китапханәсендә Yuki matsuri гаилә аниме-фестивале узачак. Исеме «Рухлар йөреше» дип тәрҗемә ителә. Бәйрәм кунаклары традицион һәм заманча япон мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачак.
Фестиваль программасында берничә блок планлаштырыла:
Косплей (милли тематика буенча аерым номинация белән);
Ковер-данс һәм К-поп;
Арт конкурсы;
Уен зонасы.
Өстәмә рәвештә ярминкә һәм авторлар аллеясы, төрле китап нәшриятлары вәкилләреннән мини-лекцияләр, мастер-класслар, күргәзмә зонасы һәм башка күп нәрсәләр оештыру планлаштырыла.
Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен керү ирекле.
Аниме-фестиваль Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге тарафыннан ТР Милли китапханәсе һәм «Аниме Лаборатория» япон мәдәнияте клубы белән берлектә үткәрелә.
Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев