Татарстанда ЮНЕСКО исемлегенә кергән дүртенче һәйкәл барлыкка килергә мөмкин
Сүз Казан федераль университетының Энгельгардт исемендәге шәһәр яны астрономия обсерваториясе турында бара. Ул Татарстанда Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә урнашкан.
Татарстанда тагын бер ЮНЕСКО һәйкәле барлыкка килергә мөмкин. Сүз Казан федераль университетының Энгельгардт исемендәге шәһәр яны астрономия обсерваториясе турында бара. Ул Татарстанда Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә урнашкан.
«Энгельгардт исемендәге шәһәр яны астрономия обсерваториясе – бу бик кызыклы урын. Бүген анда әлеге объектны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча белгечләр эшли, алар безнең номинация досьесын өйрәнә. Безнең республика территориясендә ЮНЕСКОның дүртенче һәйкәле барлыкка килсә, бик шәп булыр иде», – дип сөйләде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. Бу турыда ул «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 нче кат» проекты кысаларында сөйләшү барышында әйтте.
Шуны билгеләп үтик, объектны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү – озак һәм катлаулы процесс. 2,5 ел – Бөтендөнья мирасы комитетының барлык таләпләрен һәм процедураларын үтәү өчен минималь вакыт.
Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән беренче өч объект – Казан Кремле, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы һәм Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев