Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНГА СУЫК КӨННӘР КИЛӘ

Декабрь башы Татарстанда җылы булачак, әмма аннары республикада шактый кискен салкыннар көтелә.

Декабрь башы Татарстанда җылы булачак, әмма аннары республикада шактый кискен салкыннар көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразлардан күренә.

Бүген төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, көндез җепшек кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран булырга мөмкин, юлларда бозлавык саклана.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 3-8 градустан түбәнрәк, көндезге сәгатьләрдә +2дән -1 градуска кадәр була. Республиканың төньяк-көнбатышында җылырак булачак.

Шимбә көнне, 4 декабрьдә, бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта Татарстан «чираттагы циклон йогынтысында булачак». Атмосфера фронтлары үзләре белән җепшек кар алып киләчәк, яңгыр явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе көнне, 5 декабрьдә, циклон көнчыгышка таба китәчәк. Төнлә, нигездә, кар булырга мөмкин. Төбәк буенча урыны белән буран көтелә. Көндез атмосфера басымы күтәреләчәк һәм явым-төшемнәр тукталачак. Һава температурасы тәүлек дәвамында 0-5 градус тирәсендә була.

Шул ук вакытта, метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 6 декабрьдә, Татарстан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында булачак. Димәк, явым-төшем көтелми. Температура 4-9, ә кайдадыр 13 градуска кадәр салкынайтачак.

7 декабрьдә төнлә явым-төшем булу ихтималы бик аз, ә сишәмбе көндез яңадан кар явачак. Һава температурасы төнлә -13тән -18 градуска кадәр, көндез -4тән -9 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев