Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНЛЫЛАР АКТИВ САНАЛА

Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне нәтиҗәләре буенча, Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде.

Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне нәтиҗәләре буенча, Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстанстат хәбәр итте.

«Авыр эпидемиологик вазгыятькә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64 проценты исәпкә алучыларга ышаныч күрсәткән - алар исәпкә алуның көндезге формасын сайлаганнар, шулай ук стационар участокларда, шул исәптән Күп функцияле үзәкләрдә исәпкә алынганнар. Безнең төбәктә барлык исәпкә алу персоналы битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән, 70 проценттан артыгы вакцинация узган», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынган республика халкы саны буенча ил төбәкләренең беренче җиделегендә тора һәм Идел буе федераль округында лидер булды. Безнең төбәктә электрон рәвештә халык санын алу уртача Россия күрсәткечләреннән артып китте.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев