Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанлылар экология герблары картасын булдыруда катнаша ала!

Бәйгедә 7 яшьтән өлкән булган һәркем катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 31 июленә кадәр кабул ителә.

Россиядә экология гербларының беренче интерактив картасын булдырырга телиләр. Бу проектны В.И. Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды башкара. “Экология гербы: саклар өчен белергә” (“ЭкоГерб”) исемле Россия күләмендәге бәйгенең максаты – Россия субъектлары һәм торак пунктларының экогербларыннан торган беренче интерактив карта булдыру, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.

Бәйгедә 7 яшьтән өлкән булган һәркем катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 31 июленә кадәр кабул ителә. Катнашучылар үз төбәкләренең уникаль табигать объетларын барлап, аларны экология гербы рәвешендә сурәтли алыр, дип өметләнә оештыручылар. 

Тулы мәгълүмат һәм чыганак: ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев