Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанлылар фатир сатып алмый башлаган

Татарстанда июль аенда икенчел базарда  4,8 мең фатир сатылган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 55% ка кимрәк.

Татарстанда июль аенда икенчел базарда  4,8 мең фатир сатылган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 55% ка кимрәк. 2021 елда 8,7 меңнән артык фатир сатылган булган. Мондый мәгълүматларны Росреестрның ТР буенча идарәсе китерә.

Казанда 2021 елның июлендә икенчел базарда 2,3 мең алыш-биреш теркәлгән, бу 2022 елның июленнән 64%-ка күбрәк, дип яза Бизнес-онлайн.

Июнь күрсәткечләре белән чагыштырганда, июль аенда бераз үсеш күзәтелгән —  сатулар 7% ка арткан.

Казанда икенчел базарда барлык төр планировкалы фатирларның уртача бәясе 2022 елның июлендә 5,8 млн сум тәшкил иткән, бу июнь күрсәткечләреннән 1,7% - ка кимрәк. Бер бүлмәлеләрнең бәясе уртача 4,9 млн сум, ике бүлмәлеләрнең бәясе — 6,4 млн сум, өч бүлмәлеләрнең бәясе — 8,3 млн сум, студияләрнең бәясе 2,8 млн сум булган.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев