Татарстанлылар үз счетларында күпме акча саклый?
Татарстанлылар үз банк счетларында һәм кертемнәрендә 769,4 млрд. сум саклый. Бер ел эчендә бу сумма 15,3% ка арткан.
Татарстанлылар үз банк счетларында һәм кертемнәрендә 769,4 млрд. сум саклый. Республика Милли банкы матбугат хезмәте 1 июньгә шундый мәгълүматларны китерә. Бер ел эчендә бу сумма 15,3% ка арткан.
Җайга салучы мәгълүматларына караганда, Татарстан халкы, элеккеге кебек үк, акчаны сумнарда саклауны өстен күрә. Мондый кертемнәрнең өлеше 2022 елның июнь башына барлык күләмнең 88,9% ын тәшкил иткән, ягъни 684,4 млрд сум. Чит ил валютасындагы кертемнәр бер ел эчендә 85 млрд сумга кадәр кимегән.
"Җайга салучы катнашында банкларга килешү башында кертемнең барлык төп шартларын таблица формасында урнаштыруны йөкләүче закон эшләнде һәм кабул ителде. Моннан тыш, мәгълүмат ставкасы, вакыты һәм суммасынан тыш, анда кеше игътибар итщ торган башка детальләр дә булырга тиеш. Мәсәлән, акчаны вакытыннан алда кайтару шартлары. Закон агымдагы елның июлендә үз көченә керде һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән», - дип хәбәр итә Россия Банкының төбәк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Моннан тыш, Татарстанда юридик затлар депозитларында акча күләме бер ел эчендә 33,8% ка арткан һәм 572 млрд сумга җиткән. Шәхси эшмәкәрләрнең акчалары күләме 9,3% ка 21 млрд сумга кадәр арткан, оешмалар счетларында — 44,5% ка - 338 млрд сумга кадәр.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев