Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанлыларга ике бүлмәле фатир алу өчен 10 ел эшләргә кирәк

Татарстан торак алу мөмкинлеге буенча Россия төбәкләре рейтингында 67нче урынны алды. Икенчел базарда ике бүлмәле фатирга акча җыю өчен, татарстанлыларга 10 елдан артык вакыт кирәк булачак

Татарстан торак алу мөмкинлеге буенча Россия төбәкләре рейтингында 67нче урынны алды. Икенчел базарда ике бүлмәле фатирга акча җыю өчен, татарстанлыларга 10 елдан артык вакыт кирәк булачак, дип раслый РИА «Новости» тикшеренүе. 2022 елның I кварталында Татарстан Республикасында мондый фатирның уртача бәясе 6,3 млн сум тәшкил иткән. Узган ел мондый фатирга акчаны 8 ел эчендә туплап булган.

Торак алу мөмкинлеге рейтингы лидерлары Магадан өлкәсендә яшәүчеләр, аларга ике бүлмәле фатир сатып алуга нибары 2,3 ел кирәк булачак, Ямал-Ненец һәм Ненецавтоном округларында яшәүчеләргә 2,4 һәм 3 ел таләп ителәчәк.

 Рейтингы Кабардино Балкария йомгаклый, анда фатир алу өчен 17,7 ел, Севастопольдә яшәүчеләргә 16 ел һәм Кырым халкына 15,8 ел акча җыярга кирәк булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев