Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанлыларга социаль челтәрләрдә аккаунтлар алып бару күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәкләр

ТопБЛОГ проектының икенче сезоны башланды. Проектның максаты - социаль челтәрләрдә шәхси һәм профессиональ аккаунтларны үстерү. Проектны «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тормышка ашыра.

ТопБЛОГ проектының икенче сезоны башланды. Проектның максаты - социаль челтәрләрдә шәхси һәм профессиональ аккаунтларны үстерү. Проектны «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тормышка ашыра.

Проект кысаларында 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләгәннәргә социаль челтәрләрдә аккаунт алып бару буенча бушлай белем алу мөмкинлеге биреләчәк. Популяр блогерлар һәм экспертлар бу эштә ярдәм итәчәк һәм аккаунтны ничек булдырырга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук катнашучылар профессиональ портфолио һәм Россия буенча блог-турга бару мөмкинлеге алачак. Алар проект тәмамланганнан соң реклама контрактлары төзүдә һәм һөнәри үсеш юнәлешендә ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак.

 https://topblog.rsv.ru сайтында теркәлү 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Яңа сезонда төп басым ВКонтакте, Telegram, Одноклассники, Яндекс.Дзен, RUTUBE, Yappy кебек Россия социаль медиаларында блоглар алып баруга юнәлдерелә. Барлыгы өч юнәлеш каралган: "Мәгариф турында", "Мәктәп паблигы", "Идарә турында".

Программа шул рәвешле төзелгән ки,  ул социаль челтәрләрдән куллана гына башлаучыларга да, тәҗрибәле блогерларга да файдалы булачак. Укыту  төрле форматны күздә тота. Бу видео, анимация роликлары, текстлар һәм экспертлар белән вебинарлар. Проектта катнашучылар аудиториядә кирәкле җәлеп итә торган  контент булдырырга өйрәнәчәкләр.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев