Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанлыларның 30 проценты уртача дәрәҗәдән югарырак хезмәт хакы ала

Соңгы 12 айда (2021 елның июненнән 2022 елның маена кадәр) Россиядә уртача хезмәт хакы 52 мең сумны тәшкил иткән. Бу аннан алдагы 12 айга караганда 12,2 процентка күбрәк

Татарстанда хезмәткәрләрнең 28,8 проценты Россия буенча уртача дәрәҗәдән югарырак хезмәт хакы ала. Республика халкының 4,8 проценты уртачадан ике тапкырга югарырак хезмәт хакы алып эшли. РИА Новости тикшеренүләреннән күренгәнчә, төбәкләр рейтингында Татарстан 23 урында тора.

«Соңгы 12 айда (2021 елның июненнән 2022 елның маена кадәр) Россиядә уртача хезмәт хакы 52 мең сумны тәшкил иткән. Бу аннан алдагы 12 айга караганда 12,2 процентка күбрәк», – дип белдерделәр агентлыкта.

Рейтингның беренче урынында Ямал-Ненец автономияле округы тора, монда эшчеләрнең 72 проценты Россия буенча уртачадан югары хезмәт хакы, ә 33,5 проценты ике айлык окладтан югарырак хезмәт хакы ала. Икенче урында Чукотка автономияле округы – 59,3 һәм 22 процент, өченче урында – Ненец автономияле округы – 58,5 һәм 23, 6 процент. Беренче бишлеккә Ханты-Манси автномияле округы – Югра һәм Магадан өлкәсе дә кергән.

Исемлектәге соңгы урыннарда (83 – 85 урыннар) Калмыкия Республикасы (11,4 һәм 1,3 процент), Чечня Республикасы (10,1 һәм 1,4 процент), шулай ук Иваново өлкәсе (9,7 һәм 1,5 процент) урнашкан.

Ил буенча уртача күрсәткечләр – 31 һәм 9,3 проценты тәшкил иткән.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев