Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ ЯЛ КӨННӘРЕ КӨТӘ

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә. Шулай итеп, быел 1 Май якшәмбегә туры килә, һәм ял көне 2 майга, дүшәмбегә күчерелә.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының «2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 09.04.2022 ел, № 256 Указы нигезендә 2 май – Ураза бәйрәме башланган көн эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Шул ук вакытта «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 ел, № 1448-XII ТР Законының 1 статьясындагы 5 өлеше нигезендә ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда ял көннәрен күчерү турында» 16.09.2021 ел, № 1564 карары нигезендә 2022 елда хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан киләсе ял көннәре күчерелә:
1 гыйнвар шимбәсеннән 3 май сишәмбесенә;
2 гыйнвар якшәмбесеннән 10 май сишәмбесенә.
Шулай итеп, 1-3 май, 7-10 май ял көннәре булачак.
                                                                                                                                                                              Министрлыкның матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев