Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстаннан 8 укучы БДИны 200 баллга биргән

Рус теле буенча БДИда 88 катнашучы 100 балл алган.19 кеше минималь чикне узмаган.

Татарстанда сигез чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 200 баллга тапшырган. Бу хактаТатарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Казанның 94нче һәм 18нче гимназияләрен, 26нчы лицейны тәмамлаучылар рус теле һәм рус әдәбияты буенча ике йөз балл җыйды. Рус теле һәм химия буенча ике йөз баллны Бөгелмә районының 2 нче лицее һәм 5 нче мәктәбе, Минзәләнең 2 нче мәктәбе, 83 нче лицей, Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе укучылары алды», – дип хәбәр итә министрлык .

Быел 15 697 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Рус теле буенча БДИда 88 катнашучы 100 балл алган.19 кеше минималь чикне узмаган. Рус теле буенча БДИның уртача баллы – 72,82.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев