Татарстанның алты шәһәрендә парклар һәм скверлар төзүгә ярты миллиард сум акча бирелә
Быел Татарстанның алты шәһәре Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңде. Гомумән алганда, республика иҗтимагый киңлекләр булдыруга 510 млн сум федераль грант алды.
Быел Татарстанның алты шәһәре Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңде. Бу - Болгар, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Лаеш һәм Лениногорск. Гомумән алганда, республика иҗтимагый киңлекләр булдыруга 510 млн сум федераль грант алды.
Грантны Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнашучы проектлар алды, әмма быел архитекторлар һәм экспертлар проект карарларын яңадан карады.
Моннан тыш, белгечләр беренче тапкыр катнашучы территорияләрдә төзекләндерүгә кадәр чаралар үткәреп, эшләүчеләрнең идеяләрен сынап карады. Бу сайланган территорияләргә җирле халыктан ихтыяҗ булуына ышанырга мөмкинлек бирде, дип аңлаттылар Татарстан шәһәрләре үсеше институтында.
Алабугада «Шишкин буалары», Яшел Үзәндә Алтынов паркы, Лениногорскида Менделеев урамындагы буалар каскадын үстерү стратегиясе кысаларында спорт кластеры «50 меңнән алып 100 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр» категориясендә 95 млн сумлык грант отты.
«Халык саны 20 меңнән 50 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләр» категориясендә Зәйнең «Яшьләр» паркы җиңде, грант суммасы - 85 млн сум. Лаешның «Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластеры һәм «Спас Болгары» социаль-мәдәни үзәге җитмешәр млн сум отты.
Искәртик, быел Татарстан бөтенроссия конкурсында алтынчы тапкыр катнаша. 2018 елдан 2021 елга кадәр республикадан 32 иҗтимагый киңлек җиңүче булды, 26 проект гамәлгә ашырылды. Федераль бюджеттан грантларның гомуми суммасы 2 млрд сумнан артты.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев