Татарстанның дүрт югары уку йорты дөньяның иң яхшы университетлары рейтингында
Университетларының World University Rankings 2023 дип аталган глобаль рейтингына Татарстанның дүрт югары уку йорты керде
Университетларының World University Rankings 2023 дип аталган глобаль рейтингына Татарстанның дүрт югары уку йорты керде: Казан федераль университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ һәм Казан медицина университеты. Исемлекне Times Higher Education халыкара рейтинг агентлыгы әзерләгән.
Гомуми рейтингта КФУ 801-1000 нче урынны алган, калган өч уку йорты 1201-1500 нче урыннарны били. Казан медицина университеты шул ук вакытта Россия медицина югары уку йортлары арасында 2-3 нче урында.
Рейтингка дөньяның 104 иленнән 1799 университет кертелгән, шул исәптә Россиянең 76 югары уку йорты бар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев