Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанның иң яхшы укучысы химия буенча Халыкара олимпиадада катнашачак

Уңышлы чыгыш ясаган җиңүчеләргә, призерларга һәм командалар җитәкчеләренә 400 меңнән 1 миллион сумга кадәр акчалата премияләр тапшырыла.

10-18 июльдә Кытайда (Тяньцзинь шәһәре) мәктәп укучыларының 54 нче халыкара химия олимпиадасы узачак. Анда дистанцион форматта биш континентның 80нән артык иленнән мәктәп укучылары катнашачак. Ярыш 13 июльдә узачак бер теоретик турны үз эченә ала. Быелгы олимпиаданың девизы: «Үзгәртү, иҗат итү, берләшү», - дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Россия җыелма командасына Татарстанның иң яхшы укучысы, Казанның 131 нче лицее укучысы Никита Петров, Мәскәүдән Артем Гуляев һәм Виктор Кошлань, Мордовиядән Владимир Михайленко керде. Команданы сайлап алу һәм аны әзерләү М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультетында узган.

Җыелма команданың җитәкчесе – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты профессоры Вадим Еремин, урынбасарлары - МДУның химия факультеты доценты Александр Белов, МДУ Университет гимназиясе директоры урынбасары Александр Гладилин, Мәскәүнең 192 нче номерлы мәктәбенең химия укытучысы Леонид Ромашов.

2021 елда мәктәп укучыларының 53 нче Халыкара химия Олимпиадасында Россия командасы дүрт алтын медаль яулаган иде. Гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясаган җиңүчеләргә, призерларга һәм командалар җитәкчеләренә 400 меңнән 1 миллион сумга кадәр акчалата премияләр тапшырыла. Медаль ияләре шулай ук тиешле профиль буенча имтиханнардан башка Россиянең теләсә кайсы вузына керү хокукына ия.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сәләтле балаларны ачыклауга һәм белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Гадәттәгечә, Россия җыелма командасы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрдән формалаша һәм югары әзерлек һәм нәтиҗәләр күрсәтә.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев