Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанның ике шәһәренә «Россиянең әдәби шәһәре» исеме бирелде

Татарстан Республикасы шәһәрләре мондый статуска беренче мәртәбә ия булды. Республиканың берьюлы ике шәһәренә мондый исем бирелү горурлык уята

Россия язучылар берлеге Татарстанның ике шәһәренә «Россиянең әдәби шәһәре» дәрәҗәле исемен тапшырды. Әлеге статуска Алабуга һәм Чистай шәһәрләре ия булган.

«Татарстан Республикасы шәһәрләре мондый статуска беренче мәртәбә ия булды. Республиканың берьюлы ике шәһәренә мондый исем бирелү горурлык уята», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

15 июльдә Алабугада Борис Березовскийның халыкара музыкаль фестивале сәхнәсендә Россия язучылар берлеге рәисе Николай Иванов Алабуга шәһәре мэры Рөстәм Нуриевка «Россиянең әдәби шәһәре» дипломы һәм вымпелы тапшырылган.

16 июльдә Николай Иванов шундый ук дипломны һәм вымпелы Чистай шәһәре җитәкчелегенә тапшырган. Тантанада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм ТР Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашкан.

«Россиянең әдәби шәһәре» мактаулы исеме Россия язучылар берлеге идарәсе карары буенча тапшырыла. Бу исем әдәби мирасны саклауда, рус әдәбиятында сәнгати сүзне һәм классик традицияләрне пропагандалауда, әдәби процессны оештырудагы казанышлар өчен бирелә.

Бу исемгә лаек булган шәһәргә диплом, вымпел һәм Россия язучылар берлеге флагының нәни күчермәсе бүләк ителә.

Почетлы исем тапшыруга нигез булып бөтенроссия әдәби чаралар үткәрү, әдәби берләшмәләрнең активлыгы, әдәби музейлар булуы, әдәби ядкәрләрнең саклауны, шәһәр хакимиятенең әдәбиятчылар проблемасына игътибарлы булуы, альманахлар, журналлар, әдәби газеталар чыгуы, китапханәләрнең язучылар белән очрашуларны актив үткәрүе тора.

«Россиянең әдәби шәһәре» исеменә Төмән өлкәсенең Ишим, Омск өлкәсенең Тара Брянск өлкәсенең Трубчевск, Калуга өлкәсенең Таруса, Краснодар краеның Анапа, Тамбов өлкәсенең Мичуринск калалары ия булган.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев