Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАННЫҢ КАЙСЫ МӘКТӘПЛӘРЕ ИҢ ЯХШЫ УКУЧЫЛАРНЫ УКЫТЫП ЧЫГАРА?

Татарстанда 20 мәктәп быел Россиянең алдынгы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча иң яхшылар исемлегенә керде.

Татарстанда 20 мәктәп быел Россиянең алдынгы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча иң яхшылар исемлегенә керде.

RAEX агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиянең иң яхшы югары уку йортларына иң күп укучыларны Казандагы 131 нче лицей (1 урын), КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее (2 урын), КФУның IT-лицее (3 урын), 19 нчы гимназия (5 урын), шулай ук 2 нче лицей-интернат, 177 нче лицей, 39 нчы мәктәп, 102 нче гимназия, 122 нче гимназия, 121 нче гимназия, 6 нчы гимназия, 145 нче лицей һәм 139 нчы гимназия әзерләгән.

Моннан тыш, республиканың иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә Чаллыдагы 78 нче лицей (3 урын), 26 нчы гимназия (8 урын) һәм 77 нче гимназия (14 урын) кергән.

Шулай ук бу рейтингта иң яхшы белем бирү оешмалары дип Әлмәттәге 2 нче лицей (6 урын), Бөгелмәдәге 6 нчы мәктәп (7 урын), Түбән Камадагы 35 нче лицей (12 урын), Бөгелмәдәге 2 нче мәктәп (18 урын) табылган.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев