Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов вафат

Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – 2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хәбәр итә.

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүе буенча, халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак. 

Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туа. 1952 елда Сәмәрканд фельдшерлык-акушерлык училищесын һәм 1954 елда  Сәмәрканд музыка училищесының хор-дирижерлык (кичке) бүлеген тәмамлый. 1954-1957 елларда Совет Армиясе сафларында була, хәрби полк хорына дирижерлык итә.

Эмиль Җәләлетдинов 1957 елда Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1959 елда Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсына күчә. Татар мохитенә, мәдәниятенә сусаган егет татар композиторларының яңа язылган әсәрләрен өйрәнергә керешә. Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Нәҗип Җиһанов иҗатларын үзенә якын итә. 
Хезмәт биографиясен студент елларында ук М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында башлый. Консерваторияне тәмамалагач, 1962 елдан Э.Җәләлетдиновның иҗат юлы  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле: башта музыкаль-әдәби лекторийда һәм эстрада бүлегендә солист,  1989 елдан музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе була.

Җырчының 500 дән артык әсәрне берләштергән репертуары затлылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора. Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән профессиональ дәрәҗәдә башкара. Бөек шагыйребез Г.Тукайның «Безнең авыл», «Сәрләүхәсез», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Китмибез» һәм башка бик күп шигырьләрен мәктәпләрдә, музейларда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә сөйли, балаларда шигърияткә, сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияли. 

Гомере буе профессиональ җыр сәнгатен пропагандалаган, тамашачыга югары зәвык иңдергән сәхнә остасы Эмиль Җәләлетдинов  А.Пушкин, С.Есенин Г.Тукай, Дәрдмәнд, М.Җәлил, Р.Әхмәтҗанов һ.б. әдипләрнең әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә, аларның шигырьләренә көйләр язып сәхнәдә башкара.

Эмиль Җәләлетдинов, Татар дәүләт филармониясе солисты буларак, республикабызның барлык төбәкләрендә, Россия шәһәрләрендә һәм  Тунис (1970), Монголия (1970), Финляндия (1973), Польша (1982), Чехословакия, Венгрия кебек чит илләрдә чыгышлар ясый. Филармониядә 30 ел эшләп лаеклы ялга киткәч тә тынгысыз сәхнә ветераны Эмиль Усман улы Җәләлетдинов И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында вокал буенча педагог булып эшли, «Сантехприбор» заводында ветераннар хорын җитәкли. Зыялы сәхнә остасы тормышының соңгы көненә кадәр актив концерт эшчәнлеге белән яшәде.

Җырчы тарихка Россиянең күпмилләтле музыка сәнгатенең иң якты сәхифәләренең берсе булып кереп калды. Ул музыка һәм башкару сәнгатебезне иң югары биеклекләргә күтәрде, киләчәк буыннарга олы мирас калдырды. Кабатланмас җырчыбыз Эмиль Усман улы Җәләлетдинов үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.

ТР Мәдәният министрлыгы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мәрхүмнең туганнарының, якыннарының зур кайгысын уртаклаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев