Татарстанның күрше төбәгендә маска режимы гамәлгә кертелде
Алдагы көндә Ульяновск өлкәсендә 420 коронавирус очрагы ачыкланган. Шуның белән бергә Татарстанда бу күрсәткеч кичә 893 очракка җитте.
Татарстан белән күрше Ульяновск өлкәсендә транспортта, даруханәләрдә һәм социаль яклау учреждениеләрендә маска режимы кертелде. Төбәк башлыгы Алексей Русских тиешле указга кул куйган. Элегерәк битлек кию сәламәтлек саклау учреждениеләрендә генә мәҗбүри булган.
Шуның белән бергә, калган җәмәгать урыннарында битлек режимы элеккечә үк киңәш рәвешендә тора. Чикләү чараларын кертү турындагы карар РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор таләпләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителгән. Указ проекты җәмәгатьчелек, эшкуарлар белән фикер алышу узган һәм контроль-күзәтчелек органнары белән килешенгән.
Алдагы көндә Ульяновск өлкәсендә 420 коронавирус очрагы ачыкланган. Шуның белән бергә Татарстанда бу күрсәткеч кичә 893 очракка җитте. Узган ялларда авырулар саны арту фонында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын саклык чараларын күрергә өндәде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев