Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанның яшь галимнәре ОИС илләрендә стажировка үтәчәк

Конгрессның гаризалар кабул итү кампаниясендә дөньяның 54 иленнән 1,4 меңнән артык яшь кеше катнашкан.

Казанда хезмәттәшлеге оешмасына (рус. ОИС) керүче илләр катнашында халыкара фәнни конгресс бара. Конгресста егерме илдән йөзгә якын яшь галим катнаша. Өч көнгә сузылган конгресста фәннең урбанистика, нефть һәм газ технологияләре, медицина кебек һәм башка өлкәләре буенча фикер алышулар бара. Чараның нәтиҗәсе буларак яшь галимнәрнең ОИС илләрендә стажировка үтү буенча фәнни хезмәттәшлек программасы каралган.

Конгрессның гаризалар кабул итү кампаниясендә дөньяның 54 иленнән 1,4 меңнән артык яшь кеше катнашкан. Портфолио буенча сайлап алу этабын узган яшьләр арасында яшь галимнәр, тикшеренүчеләр, инноваторлар һәм РФ академиклары бар.

Казан (Идел буе) федераль университеты базасында уза торган конгресска Азәрбайҗан, Бангладеш, Буркина-Фасо, Мисыр, Индонезия, Казахстана, Кыргызстана, Марокко, Мозамбик, Малайзия, Нигерия, Пакистан, Таҗикстана, Тунис, Согуд Гарәбстаны, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Уганда вәкилләре бар.

Чыганак: РТ Яшьләр эшләре министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев