Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Татарстанның 6 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 200 баллга тапшырды

Татарстан Республикасы чыгарылыш укучылары үзләренең имтиханнар нәтиҗәләре белән педагогларны һәм ата-аналарны шатландыруларын дәвам итәләр.

Түбән Каманың 1 нче лицееннан Александра Гришанова һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 10 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлаган Полина Еланская ике предметны 100әр  баллга тапшырдылар.

Татарстанның тагын дүрт чыгарылыш сыйныф укучысы химия һәм биология буенча 200 балл алды. Болар - Мөслим гимназиясен тәмамлаган Лиана Исмәгыйлева, Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 нче күппрофильле лицеен тәмамлаган Камил Кәлимуллин; Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицееннан Тимур Москвин һәм Чистай муниципаль районының 1нче лицеен тәмамлаган Арина Астафьева.

Реклама

153 чыгарылыш сыйныф укучысы берәр  предметтан 100 балл алды.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев