Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанның меңнән артык студенты җәйге хезмәт юлламалары алды

Быел барлыгы 7 меңнән артык студент хезмәт тәҗрибәсе ала алачак.

Татарстан студентлар отрядларының өченче хезмәт семестры башланды. Әлеге вакыйга уңаеннан «Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янындагы мәйданчыкта тантаналы чара узды, анда республика студентлар отрядларының меңнән артык вәкиле җәйге хезмәт юлламалары алды.

Россия көненә багышланган бәйрәмдә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Яшьләр министрлыгы җитәкчесе Ринат Садыйков, шулай ук хәрәкәт ветераннары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Штаб җитәкчеләре мактаулы кунакларга җәйге сезонга әзерлек турында рапорт тапшырды һәм хезмәт объектларында эшләү өчен күптән көтелгән юлламалар алды. Аеруча яхшы эшләгән студентлар отрядларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Хәрәкәт вәкилләре төзелеш, яшь буынны тәрбияләү, транспорт, авыл һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә һәм икътисадның башка сегментларында эшли. Быел барлыгы 7 меңнән артык студент хезмәт тәҗрибәсе ала алачак.

Ведомство җитәкчесе студентлар хәрәкәтенә быел шулай ук 10 меңнән артык яшьләрне җәлеп итү планлаштырылуын билгеләп үтте.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев