Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер. Документлар июль ахырына кадәр кабул ителә. Август башында кабул итү имтиханнары башлана. 

Мөселман уку йортларында белем бирү көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400-дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, ә калган уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.  

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта һөнәри белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура), академик дәрәҗәсендәге белемне Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле дәрәҗәдәге белем бирә. Мәдрәсәләр “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү” юнәлеше буенча эш алып бара. Белем алып чыгучыларга "Имам-хатыйб", "Ислам нигезләре укытучысы", “Ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы” квалификацияләре, ә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаучыларга “Гарәп теле тәрҗемәчесе” квалификациясе дә тапшырыла. Дини уку йортларында бик әзерлекле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Казан ислам университеты югары дини белемле белгечләр дә (Ислам фәннәре бакалавры; Коръән фәннәре бакалавры), урта һөнәри дини белемле белгечләр дә (Имам-хатыйб; Ислам нигезләре укытучысы) әзерли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгыларын читтән торып укытканда, дистанцион белем бирү технологияләре кулланыла. 

Россия ислам институты студентлары “Теология”; “Лингвистика”; “Журналистика” юнәлешләре буенча белем алачак. «Теология» юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып уку мөмкинлеге бар. Быел РИИда документлар беренче тапкыр «Журналистика» юнәлеше буенча магистратурага көндезге уку бүлегенә кабул ителә.

Болгар ислам академиясендә белгечләр магистратура/докторантура дәрәҗәсендә “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү”, шулай ук «Теология» юнәлешендә «Ислам теологиясе контекстында дәүләт һәм төрле диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр» профиле буенча белем ала.

Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтында һәм беркетелгән кушымталардан алырга була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев