Логотип Идель
Яңалыклар

Татмедиа Бөтенроссия заманча журналистика форумында катнаша

Бүген Сочида традицион форумның рәсми ачылышы булды.

"Бөтен Россия" заманча журналистика форумы быел 27 тапкыр үткәрелә. Татмедиа әлеге форумда берничә медиапроект тәкъдим итә. Алар арасында безнең яңартылган "Идел - Идель" журналлары да бар.

Шулай ук "Чаян" журналының 100 еллыгы уңаеннан күргәзмә, "Татмедиа династиясе" проектлары да тәкъдим ителә.

Бүген форумның ачылыш тантанасында Татарстан делегациясен Россия журналистлар союзы рәисе Владимир Соловьев сәламләде. "Татмедиа" генераль директоры Шамил Садыков аны чәк-чәк белән сыйлады һәм милли сувенирлар, "Чаян" журналын бүләк итте. 

Владимир Соловьевның: "Ә "Чаян?" рус теленә ничек тәрҗемә ителә?" - дигән соравына "Скорпион" дип җавап бирде директор һәм әлеге журналның заманында Россиядә иң күп тиражлы булуын ассызыклады. 

Ачылыш тантанасында шулай ук Татарстан журналистлар союзы рәисе Илшат Әминов та бар иде. Ул Владимир Соловьевка союзга керергә теләүчеләрнең күп икәнен билгеләп үтте: "Ахыргы 10 гаризаны яшьләрдән кабул иттек", - диде ул. 

Шунысын әйтергә кирәк, Татмедиа медиахолдингына бүгенге көндә 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал, 14 радиоканал, 350 социаль челтәр сәхифәләре керә. Компаниядә барлыгы 1500 хезмәткәр эшли. 

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев