Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан журналистлары Җиңү көне уңаеннан флешмоб башлый

«Татмедиа» басмаларында эшләүчеләр социаль челтәрләрдә #МинемГеройМинемГаилә дигән акция башлый. Һәр кеше социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә Бөек Ватан сугышы елларында илне саклаган туганнары турында мәгълүмат урнаштыра ала.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр иткәнчә, флешмоб идеясе очраклы гына тумаган. «Безнең һәркайсыбызның Ватанны саклауда катнашкан, батырлык үрнәге күрсәткән бабалары бар. «Татмедиа»ның һәр хезмәткәре социаль челтәрдәге сәхифәсендә туганнары хакында сөйләячәк. Безнең максат – бабаларыбызның батырлыгын күрсәтү», - дип ачыклык кертте медиахолдинг җитәкчесе, дип яза "Татар-информ".

Әйткәнебезчә, журналистлар акциясенә республикада яшәүче һәркем кушыла ала. Моның өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә бабаларың кылган батырлык хакында сөйләргә һәм #МойГеройМояСемья  #МинемГеройМинемГаилә хэштегын куярга кирәк. Иң яхшы язмалар Җиңү көне алдыннан Татарстанда чыга торган газета-журналларда дөнья күрәчәк.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев