Логотип Идель
Яңалыклар

Татвоенкомат: Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә

Һәр төбәктә, хәрби бурычы булган гражданнар резервыннан чыгып, мобилизацион биремнәр бар. Һәр төбәктә төрле хәрби частьләр формалаша.

Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә, дип хәбәр итте Татвоенкоматның гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин. Бу хакта «Ъ-Казань»га сылтама белән «Коммерсант» хәбәр итә.

«Һәр төбәктә, хәрби бурычы булган гражданнар резервыннан чыгып, мобилизацион биремнәр бар. Һәр төбәктә төрле хәрби частьләр формалаша. Шуңа күрә шәхси состав саны да төрле», - дип аңлатты ул Татарстанда дәвам итүче өлешчә мобилизациянең сәбәбен.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә өлешчә мобилизация тәмамланды.

Сергей Костин төбәктә өлешчә мобилизациянең кайчан төгәлләнәчәген һәм чакырылырга тиешле хәрбиләрнең санын әйтмәде.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев