Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    "Таян Аллага" әдәби конкурсы игълан ителде

    Каләм тибрәтүче яшьләр арасында ел саен үткәрелеп килә торган «Таян Аллага» әдәби конкурс турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Россия ислам институты "Идел" журналы белән берлектә быелгы  “Таян Аллага” әдәби конкурсын ачык дип игълан итте.

    Конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.

    Конкурс өч этапта уза. 1 нче этап - әсәрләрне җыю 31 августта тәмамлана. 2 нче этапта - жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 сентябрь — 30 сентябрь 2019 ел), 3 нче этапта - конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2019 елның октябре) була.

    Реклама

    Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.

    Конкурс дүрт номинациядә үтә:  шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика.

    Шуны ассызыклап үтү мөһим: 2010 елдан үткәрелә торган әлеге әдәби конкурсны Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!