Логотип Идель
Яңалыклар

Теләчедә «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды

Анда Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков та катнашты.

Яшьләр үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте», Теләче балалар китапханәсе, тавыш яздыру, халык уен кораллары, рәсем сәнгате, техник иҗат, декоратив-гамәли сәнгать, оркестр, теория, театраль сәнгать бүлмәләре, сынлы сәнгать күргәзмә залы һ.б. бар, дип яза "Татар-информ".

Әсгать Сәфәров яшьләр үзәге ачылу бәйрәме белән котлады. Аның әйтүенчә, соңгы ун елда республикада 250дән артык яңа яшьләр объекты төзелде, шәһәр-районда бүген 36 яшьләр үзәге эшли. 

- Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илебездә яшьләргә үсеш өчен һәрьяклы заманча шартлар булдыруны өстенлекле бурыч итеп куйды, - диде ул.

Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыков узган елны ремонттан соң республикада алты яшьләр үзәген ачылганын әйтте:

- Бүген исә Теләче районы үзәгендә чираттагы яшьләр үзәген ачтык. Аның төзелешенә 200дән артык млн сум бүлеп бирелгән. Бина 3 меңнән артык квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Биредә яшьләр төрле юнәлештә шөгыльләнә алачак, диде ул һәм үзенең чыгышында шулай ук быел капиталь ремонт программасы кысаларында, республикада тагын алты яшьләр үзәге ачылачагын белдерде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев