Логотип Идель
Яңалыклар

«Телеграм» челтәрендә татарча аралаша торган ясалма интеллект барлыкка килгән

Ясалма интеллект белән татарча аралашып карау өчен «Телеграм» челтәрендә «Татар чаты» дип эзләп табарга һәм «телеграм-бот»ка кушылырга кирәк.

«Телеграм» челтәрендә «Татар чаты» дип аталган татарча аралаша торган ясалма интеллект (телеграм-бот) барлыкка килгән.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татар чаты»н уйлап табучылар аны журналистларга тәкъдим итте.

«Без ясалма интеллект белән аралаша торган популяр телеграм чатның татарча версиясен ясадык. Чатта татарча язсагыз, ясалма интеллект сезгә татарча җавап бирәчәк. Аның күп кенә сорауларга җавабы бар», - диде Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

Ясалма интеллект белән татарча аралашып карау өчен «Телеграм» челтәрендә «Татар чаты» дип эзләп табарга һәм «телеграм-бот»ка кушылырга кирәк. Бот белән күбрәк кеше аралашкан саен, ясалма интеллектның «белеме» арта бара.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев