«Теловидение» бию перформансы фестивале быел Казанда узачак
Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Теловидение» XIII Халыкара бию перформансы фестивале узачак.
Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Теловидение» XIII Халыкара бию перформансы фестивале узачак. Ул бүген 18:30да башланачак. Тамашачылар өчен Россиянең танылган бию коллективлары чыгыш ясаячак. Әйтик, Libertatem дигән Мәскәүдәге заманча бию ансамбле, Воронеж шәһәрендәге Камера театрының бию труппасы һәм Казандагы Наил Ибраһимовның "Пантера" камера балеты.
Чара кысаларына яшьләр өчен беренче тапкыр “Бию. Яңа караш” дигән проектын кертәләр. Икенче көнне концерт 13:00 сәгатьтә булырга планлаштырыла. Анда яшь кешеләрне актуаль заманча бию белән таныштырачаклар.
“Теловидение” фестивале open сall (сайлап алу программасы) дигән яңа форматны үз эченә ала. Нәтиҗәдә, экспертлар тарафыннан 11 спектакль сайлап алынырга тиеш. Аларны 24 апрель көнне күрсәтәчәкләр. Чыгышларны профессиональ тәнкыйтьчеләрдән торган жюри һәм тамашачылар эксперт советы бәяләячәк.
Моннан тыш, чара кысаларында конкурста катнашучылар, перфоманслар, экспертлар һәм тамашачылар советы әгъзалары белән очрашу булачак. Фестиваль турында тулырак аның "Вконтакте" социаль челтәрендәге аккаунтында белергә мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев