Логотип Идель
Яңалыклар

«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең сентябрь ае җиңүчеләре билгеле

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесе ай саен оештырыла.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесе ай саен оештырыла. Менә сентябрь нәтиҗәләре:

Сентябрь аенда конкурска 40 катнашучыдан 52 видеоролик килде.

Жюри карары:

1 урын (50 мең сум): Камил һәм Гөлнур Имамовлар “Могҗизалы Яңа ел”

2 урын (30 мең сум): Алия Галиуллина (Самара) “Әбием мирасы”

3 урын (20 мең сум): Айзат Хәйруллин “Шәһәр малае”

Жюри әгъзалары билгеләвенчә, “Могҗизалы Яңа ел” лего анимациясен эшләү техник яктан бик катлаулы. Башта моның бала тарафыннан төшерелүе һәм монтажлануы хәтта шик тә уятты. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен жюри шушы гаризаны җибәргән Гөлнур ханымга шалтыратты. Гөлнур ханым бу видеоны эшләү процессын дәлилләүче фотолар җибәрде. Улы Камил башта бу анимацияне үзенең ютуб каналы өчен 8 минутлы итеп рус телендә ясаган булган. “Тәэсир” бәйгесе турында ишеткәч, 5 минутка сыйдырып, татарча эшләгәннәр. Видео астында комментаторлар болай дип яза: “Прикольно звучит на татарском”, “Ничего не понял, но очень интересно”, “Хорошо, что я татарин”. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Ә бәйге дәвам итә. «ТӘЭСИР» конкурсы кысаларында призлы урыннар яулаучыларга ай саен акчалата бүләкләр тапшырабыз. Видеороликларыгызны сылтама итеп bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. 20 октябрьгә кадәр өлгерергә кирәк! Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында.

Чыганак: Матбугат.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев