Логотип Идель
Яңалыклар

«ТӘЭСИР»ЛЕ ВИДЕОРОЛИКЛАР БӘЙГЕСЕ

Әгәр әлеге бәйгедә катнашырга теләгең уянган икән, шунысын исеңдә тот: видеролигың кешегә тәэсир итәрлек дәрәҗәдә, төп фикерне чагылдырырга һәм инде камил татар телендә (рус телендә төшергән очракта татарлар турында) булырга тиеш.

"Тәэсир" видеороликлар бәйгесен оештыручылар матбугат конференциясендә шул хакта сөйләделәр.Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән "Матбугат.ру" порталы яңа конкурс игълан итте. Бәйгенең шартлары буенча, татар телле роликларда татар теленең камиллеге, идея оригинальлеге, ролик эчтәлегенең кызыклы, үзенчәлекле булуы,техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.) мөһим. 

Җиңүчеләр ике номинациядә акчалата бүләкләнәләр:

"Профессионаллар" -  70 000 сум һәм "Һәвәскәрләр" (3 приз – һәркайсына 10 000 сум). Бәйге 2021 елның ахырына кадәр дәвам итә һәм акчалата бүләкләр ай саен уйнатылачак! Димәк, авторлар элегрәк төшергән роликлар белән дә катнашырга мөмкин, яңаларын эшләргә дә вакытлары бар, ди оештыручылар. 

«Идел» журналы 16+

Теги: тәэсир, видео, конкурс, татарча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев