Логотип Идель
Яңалыклар

ТЕСТ ТАПШЫРМАГАН ӨЧЕН 14 КЕШЕНЕ ШТРАФКА ТАРТКАННАР

Татарстанда чит илдән кайткан һәм тиешле вакытта коронавируска тест тапшырмаган 14 кешене штрафка тартканнар.

Татарстанда чит илдән кайткан һәм тиешле вакытта коронавируска тест тапшырмаган 14 кешене штрафка тартканнар. Бу хакта ТР Хөкүмәтендә узган шимбә киңәшмәсендә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Очышлар яңартылганнан бирле Казан халыкара аэропорты Төркиядән 260 рейс кабул итте. 52 меңнән артык пассажир килде, аларның 30 меңнән артык Татарстан кешесе.

Ахырда 11 кешенең коронавирус йоктырганы билгеле булган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы искәртеп узганча, чит илләрдән кайтканнан соң, туристлар 3 көн дәвамында COVID-19 тестын тапшырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталында нәтиҗәне теркәргә тиеш. Тикшеренүне аэропортта ук узарга мөмкин. Әмма кайберәүләр бу таләпне үтәми.

"Чит илләрдән килеп төшүгә коронавируска тикшерүдән баш тарткан затларга беркетмәләр төзелде. 60 беркетмә төзелгән инде, аларның 14е буенча судлар тарафыннан 109 мең сумнан артык штраф салу турында карар кабул ителгән", - дип билгеләп үтте Патяшина.

СТАТИСТИКА

Татарстанда коронавирусның 79нчы үлем очрагы расланды. Бу - 1947 елгы ир-ат. 

Ир-атны Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салалар. Аның йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза белән расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 27 кешенең коронавирус йоктыруын ачыклаганнар, шул исәптән 15 пациентның Казаннан булуы билгеле. Авыручылар арасында 1 бала да бар.

Нәтиҗәдә, пандемия вакытында республикада барлыгы 7 311 коронавирус очрагы теркәлгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев